Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Чүпрәле авылы мәчетендә Әниләр көненә багышланган чара узды

28 ноябрь көнне Иске Чүпрәле үзәк мәчетендә әниләр көненә багышлап районыбыздагы барлык мөслимәләребез, сөекле хатын-кызларыбыз өчен "Әниләр киңәше" - дип исемләнгән бик матур бәйге-кичә үтте. Чараны Энҗия абыстай Шәрәфетдинова алып барды.

Сөекле Расүлебез Мөхәммәд с.г.в.- "Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез" - диде, нәкъ шул нисбәттән чыгып шушы чара оештырылды һәм беренче максат - кыз баланы ничек тәрбия кылырга дигән сорауга җавап табу булды.
Чарада катнашучылардан районыбыз мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов, район мөхтәсибенең урынбасары Гөмәр хәзрәт Рәкыйпов, Иске Чүпрәле мәчете имам-хатыйбы Әмир хәзрәт, Яңы Чүпрәле мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт, бабайларыбыз, әниләребез, әбиләребез, туташларыбыз һәм чакырылган кунакларыбыз бар иде.
Сөекле әниләребезне һәм хатын-кызларыбызны бәйрәм уңаеннан җылы сүзләр белән котларга Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов килгән иде.
Бәйгене азан әйтеп, Изге Коръән укып һәм Догалар кылып Илназ исемле яшь шәкертебез башлап җибәрде. Ә бәйгедә татар авылларының мөслимәләрен җитәкләүче ханымнар: Фәния апа Мәхмутова Иске Шәйморзадан, Кадрия апа Хисаметдинова Мунчәлидән, Тәскирә апа Салихова Татар Бизнәсеннән һәм Кече Чынлыдан. Зәйтүнә апа Салакаева катнаштылар
Конкурслар башланганчы бик матур бер кыска гына "Бала табу йортында" дигән театраль күренеш узды. Конкурслар арасында, балалар сәнгать мәктәбе укучылары Айгөл һәм Камилә тарафыннан бик матур мөнәҗәтләр әйтелде.
Барлык конкурслар бик ямьле үтте. Жюри әгъзалары Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов, Әмир хәзрәт Аббазов, Нәгыймә абыстай Ханбикова конкурска йомгак ясадылар. Һәм соңында сүз районыбыз мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйповка бирелде, ул бәйгедә катнашучыларга рәхмәт хатлары Һәм бүләкләр тапшырды.
Аннан чара икенче бүлеккә күчте: барлык бабайларыбыз, әниләребез, әбиләребез, туташларыбыз һәм чакырылган кунакларыбыз бик тәмле ризыклар белән әзерләнгән табын артына чакырылдылар. Район мөхтәсибенең урынбасары Гөмәр хәзрәт Рәкыйпов аш алдыннан Коръән укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне