Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Чүпрәле авылы мәчете картлары "Җылы йорт" приютында булдылар

Убидагы "Җылы йорт" социаль приютына беренче генә килүебез түгел. Гадәттә биредә тәрбияләнүчеләрнең күбесе 7- 8 яшьтә, араларында өч яшьлекләр дә бар.

Иң олысы сигезенче сыйныфны тәмамлаган. 28 бала арасында тирә – күрше районнардан китерелгән дә тәрбияләнә. Әлбәттә, әти – әниләре исән булып та монда яшәргә мәҗбүр булган сабыйлар күзенә карап күңел сызлана. Иске Чүпрәле авылы мәчетеннән килгән бер төркем картларны да балаларның яшәү рәвешләре, үз – үзләрен тотулары, мәктәптә ничек укулары кысыксындырды.
"Әти – әниләрендәге ялгышлыкларга балалар гаепле түгел. Шуңа да аларны без бик кызганабыз, бирегә бер бала да үз теләге белән килмәгән, югыйсә. Кайсы бала үз туган йортыннан аерылыр иде? Ни кызганыч, моңа гаиләсеннән аерылырга дучар ителгән кайбер сабыйның ата- анасын балалар йорты алмаштыра,- ди Иске Чүпрәле авылы мәчете имамы Әмир Аббазов. Әйе, җир өстендә шул ук һаваны сулап, табигать хозурлыгына сокланып (әгәр аны күрә белсә, билгеле) йөрүче әти- әниләр дә яши безнең арада. Күбесе сабыйның нәни йөрәгендә: "Бүген булмаса, иртәгә әнием килеп алыр",- дигән өмет яшидер. Тик алар аны берәүгә дә әйтми, шушы кадәр авыр тойгыны күңелендә тирән сер итеп йөртә. Чөнки гаиләсеннән аерып алынган, әти – әни яратуыннан мәхрүм ителгән бала өчен моннан да ачырак хәсрәт була да алмый. Монда җаваплы вазыйфалар башкаручы хезмәткәрләр дә бер тавыштан кызларга һәм малайларга тиешле тәрбия бирү өчен шартлар булуы турында куанып сөйләделәр. 
"Имин булмаган гаиләләрне һәм аларда тәрбияләнүче балаларның социаль ятимлеккә дучар булу ихтималын кисәтү һәм булдырмый калу өстендә җитди чаралар күрү генә җәмгыятьтә сабыйларның әти-әни назыннан мәхрүм итү күренешен киметә ала. Әти-әни һәм туган йорт җылысын тоеп үскән бала гына һәрьяклы үсеш алырга сәләтле",- ди тәрбияче Анна Емельянова. Әлбәттә, балалар өчен ата - аналар нинди генә булсалар да, аларга карата балаларның күңеле саф һәм керсез. Язмыштан узмыш юк. Монда килеп җиткәнче төрле язмыш сынауларын үтәргә өлгергән, тормышның ачы камчысын татыган сабыйлар бу йортта үзләренә җылы яшәү урыны гына түгел, тиешле белем һәм тәрбия бирүче якын кешеләр дә табалар. Мәрхәмәтле һәм изге йөрәкле кешеләр дә аз түгел, аларның аяныч язмышына битараф була алмыйча хәлдән килгәнчә ярдәм кулы сузучылар да бар. Иске Чүпрәле авылы мәчете картлары елның –елында әлеге йортта булалар, әҗер сәдакалардан җыелган акчага тәм – том һәм башка төрле бүләкләр китерәләр. Иске Чүпрәле авылы мәчеие имамы Әмир Аббазов мондый игелекне бик изге эш дип саный. Аларга ул үзенең иң җылы теләкләрен җиткерде, исән – имин үсеп, Ватанның лаеклы кешеләре булуларын теләде. Моңа өстәп Ходай Тәгалә һәр балага иман байлыгы һәм күңел тынычлыгы да насыйп итсен, диясем килә. Бүләк алырга үрелгән сабыйларның күзендә аз гына булса да куанычлы шатлык чаткыларын күрдем. Биредә мондый мизгелләр ешрак булсын иде, ә барыннан да бигрәк, һәр бала үз әти- әнисенең нык канаты астында тәрбия алып, җәмгыятькә файдалы кеше булып үссен. Соңыннан мәчет картлары бергәләшеп ясин укыдылар, балаларга Ходай Тәгаләдән исәнлек, сабырлык, түземлек сорап дога кылдылар. “Сабырлык ул – Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт. Бу тормышта кайгы – хәсрәтсез генә яшәп булмый. Берәр хәл булып аның өчен кайгырып, бер нәрсә дә эшли алмыйбыз. Шуңа да без тәкъдиребезгә Аллаһы Тәгалә язганны күрми китмәячәгебезне аңларга һәм аларны сабырлык белән үткәрергә тиешбез”,- ди Әмир хәзрәт. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев