Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Чокалы авылында зур бәйрәм булачак

Туу турында таныклыгында туу урыны - Иске Чокалы авылы дип язылганнарга мөрәҗәгать

Һәр авылда диярлек ниндидер бәйрәм үтә. Кече Чынлы, Шәйморзада ул “Сабантуй” булса, Алешкин-Саплыкта “Акатуй”, Шлангада “Майның 15е”, Татар Бизнәсе, Мунчәли, Түбән Чәкедә, Татар Шатрашанында “Авыл көне”, Хорновар-Шигалида – “Питрау”. 
Бу бәйрәмнәрне ничек оештыралар дип беләсез? Кем дә тау-тау акча китереп бирми, билгеле, бары тик шул авылдан чыккан кешеләр, шунда яшәүчеләрнең тырышлыгы белән оештырыла мондый чаралар. Нәтиҗәдә күпме эмоция, дулкынлану, шатлану хисләре! Ә бит галимнәр тормышта шундый позитив вакыйгаларның күбрәк булуы - гомерне озынайта, диләр. Икенче яктан, туган авылыңа күпме кунак килә, кайта?! Авыл урамнары чистарып, төзекләнеп тә кала, димәк!
Иске Чокалыда да планлаштырыла шундый зур бәйрәм. Көне дә инде 8 сентябрьгә билгеләнгән. Чаралар исемлеге дә бик үзенчәлекле. Айрат Җәлалов әйтүенчә, театральләштерелгән сценарий белән үткәннәрне бүгенгегә китереп тоташтырмакчылар. Аның ничек тормышка ашырыласын бәйрәм көнне генә күреп булачак икән.
Тик моның өчен барлык искечокалыларның берләшүе, киңәшләшүе  кирәк. (Башка авыллардан уздырып җибәрү өчен дә кирәктер инде ул, ни дисәң дә, Иске Чокалы бит ул!)
Мөхтарәм җәмәгать! Эшне башлап җибәрү өчен җыйналыйк әле, Иске Чүпрәле мәдәният йортына. 3нче августта сәгать кичке дүрттә район мәдәният йортында күрешеп, сөйләшик!
Һәрберегезне шунда көтеп калабыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев