Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Чокалы урта мәктәбендә студентлар белән очрашу узды

Иске Чокалы урта мәктәбендә "Бер күрешү-үзе бер гомер " дип исемләнгән кичә үткәрелде. Анда югары уку йортлары студентлары белән мәктәп укучылары очрашты.

Бер күрешү - үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар,
Күрешергә монда агылсын.
Бәйрәмебездә мәгариф бүлеге җитәкчесе Марс Халиуллов, күмәк фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Низамов, җирле үзидарә башлыгы Рәмис Низаметдинов, мәктәп директоры Илһам Хәйретдинов һәм укытучылар катнашты. Кичәбезне мәктәп директоры Илһам Иршатович ачып җибәрде.Килгән җитәкчеләр, чыгарылыш сыйныф укучылары, студентлар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, күп төрле сорауларга җаваплар алынды. Кичә җыр биюләр белән үрелеп барды. Илнур Шәйхаттаров, Илнар Асхаров, Ләйлә Яруллина, Алмаз Хисамов, Алия Якупова, Айгөл Миначева үзләренең яраткан җырларын залдагыларга бүләк иттеләр. Татар халык биюен Ләйсән Сабирҗанова, Ландыш Шәйдуллова, Гөлчәчәк Сираҗетдинова, Гөлназ Усманова оста итеп башкардылар.Зилә Юсупова һәм Элмира Гафурова сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр.

Белем баскычлары югарыга,
Яктылыкка таба юл ала.
Истәлекләр, татлы хәтирәләр
Күңелләрдә мәңгегә кала.
Күп кенә әйберләрнең, могҗизалы үзенчәлеге бар-кешеләргә хәтерне кайтару, күңелдәге якты истәлекләрнең, кабатланмас мизгелләрнең шатлыгын бүләк итү. Ә инде кеше үткәннәргә кире кайтканда,әлбәттә, мәктәп фотоальбомын ача. Бу кичәдә дә төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучыларның, мәктәп тормышының төрле мизгелләрен презентацияләү дә читтә калмады. Дәвам итеп "Акыл -тезген, белем-ат"дип исемләнгән чыгарылыш сыйныф укучылары һәм студентлар арасында бәйге үткәрелде. Бәйге мәктәп китапханәчесе Лилия Ахметова һәм педагог-оештыручы Дамирә Хәйретдинованың матур эчтәлекле шигырьләре һәм җырлары белән дәвам итте. Кичә программасына 2015 елдагы истәлекле вакыйгалар турында да мәгълүматлар кертелгән иде. Быел без Россиядә- әдәбият, Татарстанда -парклар, скверлар, районыбызда спорт елын билгеләп үтәчәкбез. Шулай ук быел районыбыз оешуга- 85 ел тула. Тиздән кешелек дөньясы Данлы бәйрәм- фашизм өстеннән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәк. Кичәбездә дә бу олы вакыйга чагылыш тапты. Жюри нәтиҗәләр ясады һәм мәктәп дирекциясе исеменнән һәр төркемгә Мактау кәгазьләре тапшырылды. Кичәбез бик күңелле үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Студентлар белән очрашу