Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Чокалы авылы мәдәният йортында "Бер күрешү-бер гомер" исемле очрашу узды

Сугыш, сугыш... кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган.

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә, шушы чор кешеләренә иътибарыбызны күбрәк юнәлтергә тырышабыз.Әлеге максаттан Иске Чокалы авылы мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә-"Бер күрешү-бер гомер" исемле очрашу үткәрдек. Очрашуны ветераннар советы рәисе Рокия апа Юсупова ачып җибәрде. Ул төрле еллардагы җиңү бәйрәмнәренең ничек үтүе турындагы истәлекләрен барлады. Өлкәннәребез шул еллардагы авыр тормыш турында сөйләделәр. Тыл хезмәткәре Атауллов Абдул абый шушы елларда тылдагы хатын-кызларның авыр хезмәтен күз яшьләре аша сөйләгәндә күңелләр нечкәрде. Очрашу барышында, без яшьләр, өлкәннәребездән онытылып барган авылыбыз тарихы, бәйрәмнәре, йолалары турында да бик күп мәгълүматлар алдык. Сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте. Беребезгә дә сугыш газапларын күрергә язмасын, киләчәктә дә шундый очрашулар насыйп булсын иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашулар мәдәният йорты ачыла