Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Шәйморзада Сабантуй бүләкләре җыйдылар

Иске Шәйморза авылы халкы Сабантуйны үткәрү хәстәренә алдан ук кереште. Биредә элек әби-бабайларыбыздан калган йоланы яңартып, йорт саен атлар, яшь җилкәнчек белән Сабан туе бүләкләре: яулык, сөлге һ.б. җыеп йөрделәр. Бүләкләрне җыю җыр-моң белән үрелеп барды.

- Сабан туй ул- милли бәйрәмебез, традициябез, яшьләргә дә шуларны җиткерергә тиешбез. Аллага шөкер, авылга ямь өстәп, быел да барчабыз да бирегә җыелдык, киләчәге дә дәвамлы булсын аның,-ди авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров.

Бәйрәмне үткәрү мөмкинлеге исә биредә яңа оешкан "Эталон-Агро" җәмгыяте ярдәмендә туган. Үткән елны оешкан "Эталон-Агро" җәмгыятенең бүгенге бәйрәмгә билгеле бер уңышлары белән килә. Агымдагы ел чәчү нәтиҗәләре буенча җәмгыять 3 дәрәҗәдәге Дипломга ия булды. Җәмгыятьнең генераль җитәкчесе Наиль Алимов, идарәчесе Сергей Никитин, искешәйморзалыларны бәйрәм белән котлап, авыл хуҗалыгында тагын югарырак уңышларга ирешәчәкләренә өмет баглап, алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар.

Район башлыгы Александр Шадриков та Иске Шәйморзада тырыш, уңган халык яшәвен әйтеп үтте. Киләчәктә дә күркәм эш-гамәлләр белән гомер кичерергә, исәнлек белән яшәргә булсын,дигән теләкләрен җиткерде.

Бәйрәм уеннары, күңелле мизгелләре белән дәвам итте. Иске Шәйморзалылар аны оештыруда тырышлык куйган һәм матди ярдәм күрсәткән Илһам Бикчуровка, Илгизәр Камаловка, уллары белән, Рамиль Әбдрәкыйповка, Рәмис Әбдрәкыйповка, Раил Әхтямовка, Ринат Кәлимуллинга, Илдус Халитовка, Фирдәүсә Хәлиуллинага, Илһам Рәхимовка, Ирек Хафизовка һәм башка авылдашларына рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй