Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Шәйморза урта мәктәбе укучылары атна дәвамында русча сөйләште

Укучыларда рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәт һәм кызыксыну уяту, шулай ук сөйләм телен, иҗади сәләтләрен үстерү максаты белән 25 нче ноябрьдән 30 нчы ноябрьгә кадәр Иске Шәйморза урта мәктәбе күләмендә рус теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрелде.

Бөтен чаралар да без, рус теле укытучылары, тарафыннан җентекләп планлаштырылды. Атналык барышында традицион булмаган дәресләр үтте, "Мавыктыргыч рус теле" дип аталган китаплар һәм "Тылсымлы әкиятләр" исеме астында рәсемнәр күргәзмәсе, башваткычлар чишү ярышы оештырылды. Ибәтова З.Ә. 5 нче сыйныф укучылары өчен "Без яраткан әкият битләре буенча" дигән викторина, Ханбикова Р.Р. 6 нчы сыйныфта ачык дәрес, Прохорова А.Р. 8 нче сыйныфлар арасында "Иң акыллы бала", 11 нче сыйныф укучылары белән "Эрудитлар ярышы" дип аталган интеллектуаль уеннар, Ханбикова Л.К. 10 нчы сыйныф укучылары арасында "Кем отличник булырга тели?", 8-11 сыйныф укучылары өчен "Җавапны бел!" уены, 9-11 сыйныф укучылары арасында "Рус теле һәм әдәбияты белгечләре" дип аталган ачык чаралар уздырдылар. Атна буе укучылар зур кызыксыну белән төрле чараларда актив катнаштылар. Атна ахырында нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Укучылар да, укытучылар да бик канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рус теле атналыгы