Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә 26 исерек автотранспортчыга карата административ материал төзелде

Автотранспорт руле артына исерек килеш утырган кешене "җинаятьче" дип атыйлар. Бу чыннан да шулай бит.

Чөнки, андый машина йөртүче юл һәлакәте китереп чыгарган очракта үзе генә түгел, башка кешеләрнең дә гомерен куркыныч астына куюы ихтимал. Шуңа күрә, мондый шоферларга карата закон көннән- көн кырыслана бара. Хәзер штрафлар суммасы да берничә дистә сумнар белән исәпләнә. Тик нигәдер кайбер кешеләр моны аңлап җиткермиләр, янәсе "эләкмәм әле" дип хәмер чөмергән килеш руль артына утыралар. Шунысы аяныч, быелның биш аенда гына да 26 исерек автотранспортчыга карата административ материал төзелде. Әлбәттә инде алар суд каршына бастылар. Исерекләрнең күпчелеге бәйрәм көннәрендә тоткарланды. Шуны да искәртим, кайберәүләр мопедларны һәм квадроцикларны исерек килеш идарә итәргә ярый дип уйлыйлар. Бу зур ялгышлык. Җәмәгать урыннарында да сәрхүш йөрергә рөхсәт ителмәгәч, теләсә нинди автотранспортны идарә итү мөмкинме соң?! ,- ди автоинспекциянең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автотранспортчылар административ материал