Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Ирен пычак белән кадап үтергән

Ирен пычак белән кадап үтергән өчен 34 яшьлек Татьяна Емельяновага карата район суды хөкем карары чыгарды.

Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, җинаятьләрнең күпчелеге исерек затлар тарафыннан эшләнә. Әлеге фаҗиганең дә нигезендә эчүчелек ята. 5 январьга каршы төндә Борындык тимер юлы поселогында яшәүче Татьяна һәм Дмитрий Емельяновлар аек булсалар, гаиләгә мондый авыр хәсрәт килер идеме? Әлбәттә, мондый сорауга җавап эзләргә хәзер соң инде. Балигъ яшькә җитмәгән өч балага ата назын кем бирер? Югыйсә балаларны тудыру гына түгел, аларны чын кеше итеп үстерү дә ата- анага йөкләнгән ич. Бу хакта Емельяновлар ни уйлады икән? Исерекнең каны кызу диләр, могаен дөрес тә шулайдыр. Гаепләнүче Татьяна Емельянованың суд каршында биргән күрсәтмәләре буенча, өйдә гауга чыккач та Дмитрий Татьянага сугып җибәрә, өс киемен ерта. Хатын да җавапсыз калмый, тегенең битенә йодрык белән тондыра. Ире идәнгә егылгач кухня пычагы алып аркасының уң ягына кадый. Аннан соң төн уртасында өч баласын ияртеп поселокта яшәүче танышлары- Кудрявцевларга килә. Икенче көнне өйгә кайтканда ире Дмитрийның күп кан югалтудан вафат икәнлеге билгеле була. Район суды үзенең чираттагы утырышында Татьяна Емельянова тарафыннан кылынган җинаятьнең күләменә карап тиешле хөкем карары чыгарды. Хәзер ул дүрт ел дәвамында шартлы рәвештә сынау срогын үтәргә тиеш була. Бу чорда аңа махсус дәүләт органнарына хәбәр итмичә даими яшәү урынын алмаштырырга рөхсәт бирелми, шулай ук ул билгеләнгән көнне айга бер мәртәбә шушы органга килеп теркәлү узарга тиеш. Кагыйдәләрне үтәмәгән яисә закон бозуга юл куйган очракта аны алты елга ирегеннән мәхрүм итү карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд