Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Ир-егетне хәрби хезмәт чыныктыра

Соңгы елларда контракт буенча армиядә хезмәт итәргә теләүчеләрнең саны арта бара. Бу хакта Ульяновск шәһәрендә урнашкан 31нче, аерым II дәрәҗәдәге Кутузов орденлы десант-штурм хәрби частеннән редакциягә килгән вәкилләр сөйләде.

-Безгә беренче чиратта армия хезмәтен тәмамлап кайткан ир-егетләр мөрәҗәгать итә. Беренчедән, хезмәт хакы әйбәт (2012 елның 1 январеннан ул 20-50 мең сумны тәшкил итә), икенчедән, күпләрнең үзәгенә үткән торак мәсьәләсе дә хәл ителә. Контрактчыларны торак белән тәэмин итүнең берничә төре гамәлдә. Шуларның берсе-ипотека системасы,-ди Алексей Ванюшкин.

Әмма, аның сүзләренә караганда, контрактчыларга таләпләр дә зур. Беренчедән, ул физик яктан нык, чыдам, эмоциональ-психологик яктан да әзер булырга тиеш. Ник дигәндә, хәрби заданиеләрне үтәгәндә, хәтта кайчак иртәнге ашны бер урында, төшке ашны, гомумән, башка җирдә, ә инде кичкесен үз частеңдә кабул итәргә туры килә икән. Шул ук вакытта ир-егетләрнең яше 30га кадәр, һәм иң мөһиме, хөкем ителмәгән булырга тиеш.

Контракт буенча хезмәт итүче белемен дә күтәрә ала. Биредә часть тарафыннан сессия вакытларына китүләр, ял итүләр дә каралган. Моннан тыш, үзләрен хәрби өлкәгә багышларга теләүчеләр өчен югары Рязань хәрби училищесына керү мөмкинлеге дә бар.

-Билгеле булганча, десант ул-элек-электән хәрби яктан нык әзерлекле солдат. Шуңа да частьтә физик күнегүләр, әзерләнүләр шактый күп каралган. Алай гына да түгел, ир-егетләрне кул сугышларына өйрәтү дә алып барыла,-дип сүзгә кушыла гвардия сержанты Михаил Долгов. -Хезмәткә алыну тәртибе турында өстәмә мәгълүматларны (88422) 25-04-30; 89279822770, 89022468577 номерлы телефоннар буенча да алырга мөмкин. Адресыбыз: Ульяновск шәһәре, Инженер проезды, 10.

Биредә Россия Президенты Владимир Путин булып, киләчәктә хәрбиләрнең көнкүрешләрен яхшырту буенча чаралар үткәрүне тәкъдим иткән. Быелдан башлап частьнең үз бассейны, кафелары, ял итү урыннары төзелә башлаячак.

Әлеге уңайдан ТР Хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Вил Нуруллинның фикерләрен дә белештек.

-Контракт буенча әлеге частьтә районнан 7 ир-егет хезмәт итә. Моннан тыш, Үзәк хәрби округта контракт буенча хезмәт итү мөмкинлеге бар. Гадәттә, беренче контракт 3 елга төзелә, аннан аны арттырырга була. Күп кенә ир-егетләр шулай эшли дә.

Чыннан да соңгы елларда хөкүмәт тарафыннан хәрбиләрнең хезмәтен, көнкүрешен яхшырту максатыннан күп төрле программалар кабул ителеп тора һәм алар барысы да күз алдында. Беренчедән, бу илебезнең оборона сәләтен ныгытуга патриотик өлеше булса, икенчедән, социаль һәм икътисадый яклау тотрыклылыгын тәэмин итә, шулай ук, теләкләре булучыларга экстремаль шартларда хезмәт итү мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт