Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иң зур кабаклар Иске Кәкерледә үсә

Көз-ул муллык, уңыш дигән төшенчәләр белән янәшә йөри. Әлеге муллыкны тәкъдир итү буларак традициягә кереп калган кичә быел да авыл мәдәният йортында гөрләп узды.

Бу көнне авылдашлар белән зал шыгрым тулы иде. Һәр хуҗалык үзе үстергән яшелчәсен күргәзмәгә куйды. Күргәзмә байлыкларының иң таң калдырганы булып - кабаклар торды. Нәтиҗәләр буенча, иң зур кабак хуҗасы булып Рәсим Фаткуллин дип табылды. Алар бакчасында кабаклар 41кг. авырлыкта булып үскәннәр. Аббазовлар, Мөхәммәтшиннар да уңганлыклары ягыннан калышмаганнар. Аларда да 40 кг. га якын авырлыктагы кабаклар үскән. Авыл җирлеге тарафыннан иң уңганнар истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Бәйрәм кичәсе исә кызыклы ярышлар, конкурслар, лотерея уеннары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге муллык