Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсы старт алды

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсы старт алды. Ул 20 майга кадәр дәвам итәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике дәүләт теле - татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына 1 миллион сум күләмендә республика гранты тапшырыла. Составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф үсеше институты вәкилләре булган конкурс комиссиясе әгъзалары шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен урыннарда билгеләчәк.

Конкурста барлыгы 102 балалар бакчасы катнашыр дип көтелә. Аларның 50се грантка ия булачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

P.S. Үткән ел әлеге конкурста катнашып, Иске Чүпрәледә 1 номерлы "Кояшкай" балалар бакчасы 1 миллион сумлык грант отты. Әлеге грант суммасына бакча интерактив җиһаз белән баетылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: республика конкурсы “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы”