Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Яшь хәбәрчеләр "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә кушылдылар

Татар теле ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья халыклар аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Татар теле - дәүләт теле. Без "Яшь хәбәрче" түгәрәге әгъзалары "Мин тарача сөйләшәм акциясе кысаларында Казан даруханәсе, район газета редакциясе, дәүләт нотариаль конторасы һәм Кадастр палатасы оешмаларында булдык. Андагы хезмәткәрләр белән әңгәмәләр үткәрдек. Казан даруханәсендә эшләүче хезмәткәрләр...

Татар теле ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья халыклар аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Татар теле - дәүләт теле.

Без "Яшь хәбәрче" түгәрәге әгъзалары "Мин тарача сөйләшәм акциясе кысаларында Казан даруханәсе, район газета редакциясе, дәүләт нотариаль конторасы һәм Кадастр палатасы оешмаларында булдык. Андагы хезмәткәрләр белән әңгәмәләр үткәрдек.

Казан даруханәсендә эшләүче хезмәткәрләр көндәлек хезмәтләрендә һәрвакыт ике дәүләт теле гамәлдә булуын билгеләп үттеләр.

Реклама

Сәяхәтебезне дәвам иткән район газетасы редакциясендә дә ике милләтнең татарлар һәм чувашларның дус яшәп, татарча аралашуларына сөенеп кайттык. Үзара җылы әңгәмә корып, саф татарча сөйләштек.

Дүләт нотариаль конторасы җитәкчесе Дилә ханым Хәйретдинова да документларның рус телендә теркәлүенә карамастан,килгән кешеләр белән иркенләп татарча сөйләшүен әйтте һәм Чүпрәледә татарлар һәм чувашлар дус яшәвен үз тәҗрибәсеннән чыгып сөйләде.

Сәяхәтебезнең нәтиҗәсе булып 50ләп кешенең әлеге акциягә кушылуы торды. Без моңа бик шатланып, татар телендә сөйләшүче башка милләтләр булуына да куанып кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мин татарча сөйләшәм

2
X