Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Игътибар: “Мәк–2013” операциясе

Республикада, шул исәптән районда да, наркотикларга бәйле җинаятьләрне бетерү максат итеп куела.

Шушы уңайдан район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре наркотик матдәле үсемлекләр үстерү фактлары, притоннар һәм тыелган матдәләр белән сәүдә итүчеләр турында кичекмәстән хәбәр итүне сорый. РФ наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе дә гражданнарны үзләренең һәм күрше бакчаларында, подъездларда һәм бакчачылык ширкәтләрендә ят кешеләрнең күренүенә игътибар итәргә чакыра. "Торак йортлар фатирларында аш серкәсе яки эреткечләр исен сизгәндә, мәк һәм киндер үскәнне күргәндә урыннардагы полиция вәкиленә, яки җирле органнарга хәбәр итәргә кирәк",-ди районның полиция начальнигы, подполковник Фәнис Миңнебаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәк2013 операциясе