Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

“Иделкәем”нең зонаара этабыннан Чүпрәледәге "Бөтерчек" балалар төркеме Диплом алып кайтты

21 февраль көнне Кама-Тамагы районында "Иделкәем" үзешчән балалар-яшьләр театр һәм курчак төркемнәренең республика смотр-конкурсының зонаара этабы узды.

Анда район мәдәнят йорты каршында эшләп килүче "Бөтерчек"балалар төркеме Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Энҗия Шәрәфетдинова тәрҗемәсе һәм эшкәртүендә "Казлар-аккошлар" халык әкиятен сәхнәләштерделәр. Балаларның: Айгөл Алтынбаева, Эльвина Әхмәтова, Булат Мөбинов, Айнур Җаббаров, Рамилә Фәисханова, Рузилә Зайнетдинова, Адель Җәлалов, Раил Җәмалетдинов, чыгышларын уңышлы бәяләп жюри "Бөтерчек" төркемен Диплом белән бүләкләде. Март аенда чыгарылган гомум нәтиҗәләр буенча әлеге төркемнең республика турында катнашачагы билгеле булачак.

-Балалар гына түгел, әлеге әсәрне сәхнәләштерүдә әти-әниләрнең дә өлеше зур булды. Алар бик дулкынланып, һәркайсы балалары өчен борчылып, янып-көеп йөрде. Конкурстан бик хисләнеп. Зур тәэсирләр алып кайттык,-ди "Бөтерчек"нең төркем җитәкчесе Гөлназ Җәббарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев