Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Ышаныч тартмасы

Район халкының коррупциягә каршы юнәлдерелгән дәүләт сәясәте эшчәнлегендә катнашуны, коррупцион фактларны ачыклауга шартлар тудыруны максат итеп "Ышаныч тартмасы" булдыру турындагы карар кабул ителде. Әлеге карар газета битләрендә басылып чыкты.

Мондый төр тартмалар авыл җирлекләрендә һәм район Башкарма комитетының фойесында урнаштырылачак. Ышаныч тартмаларының урнаштырылуының беренчел максаты булып, гражданнардан коррупция фактлары турындагы язмалар кабул итү тора. Һәр кабул ителгән язма җентекләп тикшереләчәк, язманың исем-фамилиясе куелмаган очракта аңа "аноним" дип язылачак. Билгеле, соңгы төрдәге язмалар комиссия тарафыннан каралачак, әмма җавапсыз калдырылачак. Шулай ук, коррупция фактларына кагылышы булмаган язмалар район Советы аппаратының гомум бүлегенә җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупциягә каршы