Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Һөнәр сайлау –уңышка юл

Үзе яраткан һөнәр белән шөгыльләнгән кеше һәрвакыт эшендә уңышларга ирешә. Бу бәхәссез! Ләкин һәр кеше дә үзе теләгән һөнәр буенча эшлиме соң? Бу турыда без райондагы мәшгульлек үзәге директоры Николай Карсаков белән сөйләштек.

-Һөнәри юнәлеш буенча үзәктә нинди эшләр алып барыла?

-Үзәкнең эшчәнлеге "2014-2020 елларда Татарстан Республикасы халкының үзмәшгульлеген булдыру" дәүләт программасы нигезендә алып барыла. Киләчәк һөнәрне сайлау, әлбәттә, һәр кеше алдында олы адым. Кайчак теләкләргә түгел, ә икътисадый базар шартлары таләпләренә буйсынырга туры килә. Бу очракта мәктәп укучылары арасында ук эшне башлау кирәк. Киләчәктә алар бу юнәлештә авырлыкларга юлыкмасыннар өчен билгеле бер программа нигезендә эш алып бару сорала. Әлеге эшне берничә еллардан бирле мәшгульлек үзәге район мәгариф бүлеге белән берлектә үткәрә. Уртак максатыбыз-эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү. Агымдагы елның биш аенда район белем бирү учреждениеләрендә белем алучы укучылар, "Җылы йорт" балалар йортында тәрбияләнүче балалар арасында тестлар үткәрелде. Мондый тестлар үткәрү үз нәтиҗәсен бирә. Ник дигәндә, күзәтүләр буенча, соңгы 10 ел эчендә югары уку йортларын тәмамлаган белгечләр мәшгульлек үзәкләренә эш сорап киләләр. Ягъни, сайлаган һөнәрләре буенча эш таба алмыйлар.

Профориентация эше әңгәмәләр, тестлар, үзара сөйләшүләр аша да алып барыла. Шул рәвешле укучылар белән теге яки бу һөнәр буенча күзаллаулар барлыкка килә, аның бүгенге заман шартларында мөһимлеге хакында сөйләшенә.

-Һөнәр сайлау юнәлешендә укучыларда хезмәт тәрбиясе дә зур роль уйный. Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру буенча мәсьәлә ничек куелган?

-Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру буенча да үзәктә зур эш алып барыла. Аеруча, ел саен җәйге каникуллар чорында вакытлыча хезмәтле итү бурычы куела. 2017 елда бу юнәлештә 150 укучыны хезмәткә тарту каралган. Әгәр дә эш бирүчеләр алар белән килешү нигезендә эшләсәләр, яшүсмерләргә үзәктән 1275 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Бүгенге көндә шундый килешүләр нигезендә 108 балигъ булмаган гражданнар эшли.

-Ничә яшьтән килешү төзергә мөмкин?

-14 яшьтән. Бу очракта тиешле таләпләр дә сакланырга тиеш. Әйтик, ата-аналарның, яки аларны алмаштыручы затларның, опека һәм попечительлек органнарының ризалыгы, шулай ук, яшүсмергә тәкъдим ителәчәк хезмәт сәламәтлегенә зыян китермәскә тиеш. Яшүсмер медицина тикшерүе узарга һәм куркынычсызлык инструктажы алырга тиеш.

-Хезмәт кенәгәсе ачу мәҗбүриме?

-Әйе. Бу аеруча, яшүсмер белән хезмәт килешүе беренче тапкыр төзелгән очракка кагыла.

-Яшүсмерләрнең эш вакыты күпме булырга тиеш?

-16 яшькә кадәр булган яшүсмерләр атнасына 24 сәгать эшләргә мөмкин. 16-18 яшькә кадәр исә атнасына-36 сәгать. Балигъ булмаганнар өчен шулай ук, көндәлек эш сәгате күләме дә каралган. Бу 14-16 яшьтәгеләр өчен 5 сәгать, ә 16-18 яшькә кадәргеләргә 7 сәгать булырга тиеш.

Укучыларның җәйге каникуллары башланды. Димәк, ике як өчен дә файдалы чор дигән сүз. Эш бирүчеләргә мәктәп яшеннән үк үзләренә яшь кадрлар тәрбияләү өчен дә менә дигән мөмкинлек бу. Сораулар булса район мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тел.: 2-24-51.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев