Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Хат алдыңмы?

Хәзерге вакытта республикада почта элемтә бүлекләре тарафыннан Пенсия фонды идарәләренең заказлы хатлары таратыла. Әлеге хатларда гражданнарның 2010 ел өчен шәхси счетларының торышы тупланган. Мондый хатларны республикада яшәүче 2 052 765 кеше ала.

Район пенсия фонды белгече Гөлчәчәк Кәлимуллина хатларның эчтәлегенә тулырак аңлатма биреп китү түбәндәгеләрне бәян итә: хатлар шәхси счетларның торышын барлаудан тыш, тагын эш бирүченең иминият һәи тупланма өлешенә керткән взносларын да барлый. Шулай ук, хат гражданин сайлаган идарәче компаниянең 2010 ел өчен аңа ни рәвешле пенсия тупланмаларын инвестицияләвен дә чагылдыра. Әгәр дә гражданин өстәмә дәүләт финанслау программасында катнашып, пенсиясенең тупланма өлешенә взнослар күчерә икән, бу очракта әлеге мәгълүматларны, шулай ук. хаттан күрергә була. Ә инде Ана капиталы сертификатына ия булучылар, аны пенсиянең тупланма өлешенә юнәлдергәннәр икән, әлеге хактагы мәгълүматларны да җибәрелгән хаттан табарга була.

Реклама

Гомумән гражданинның киләчәк пенсиясенә кагылышлы эш-гамәлләр барысы да шушы хатта урын алган. Әгәр дә ки, гражданин кулына мондый төрдәге хат тапшырылмаган икән ул почта бүлекчәләренә, яисә яшәү урыны буенча пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Хатны алмауның төп сәбәпләренең берсе булып, яшәү урынының дөрес күрсәтелмәве тора. Әлеге кимчелекне булдырмас өчен гражданинга тору урынын алмаштырган очракта кичекмәстән шәхси счетның адрес өлешен үзгәртү буенча пенсия фонды идарәсенә гариза язу сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев