Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Хастаханәләр күрсәтелгән медицина ярдәме бәясе турында белешмә бирәме?

"Күптән түгел медицина учреждениеләре тарафыннан пациентларга күрсәтелгән медицина ярдәме бәясе турында белешмәләр бирә башлау турында укыдым. Бу яңалык Татарстанга гына кагыламы? Әлеге яңалык турында тулырак мәгълүмат бирә алмассызмы икән?"

Газета укучыбызның әлеге соравына мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондының Буадагы филиалы директоры Илсур Гарипов җавап бирә:

-Агымдагы елның сентябреннән ТР медицина учреждениеләре күрсәтелгән медицина ярдәме бәясе турында пациентларга белешмәләр бирә башлады.

Белешмәләр бирү РФ президентының мәҗбүри медицина иминияте системасына иминиятләштерелгән затларга индивидуаль мәгълүмат бирүнең яңа рәвешен кертү турындагы йөкләмәсен үтәү кысаларында гамәлгә ашырыла. Россия Федерациясенең 9 субъекты, шул исәптән, татарстан республикасы да, алда атап үтелгән мәгълүмат бирү системасын гамәлгә ашыру буенча эксперименталь мәйданчыкка әверелде. Калган регионнарда белешмәләр бирә башлау киләсе елдан планлаштырыла.

Сынау проектында республиканың 65 медицина оешмасы катнаша башлады, ә 1 ноябрьдән Татарстанның мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәме күрсәтүче барлык поликникалары һәм сырхауханәләре пациентларга дәвалау хакы турында мәгълүмат бирергә тиеш. Әлеге тәртип нигезендә һәр пациент стационарда яисә амбулатор учреждениедә дәвалау тәмамлаганнан соң кирәкле медицина документациясеннән һәм хастаханәдә авыру чорына бирелгән документтан (больничный листтан) гайре, дәвалау вакытында алынган медицина хезмәт күрсәтүләре бәясе турында белешмә алачаклар.

Поликлиникаларда белешмә, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң иминиятләштерелгән зат мөрәҗәгать итсә, регистратурада бирелә, ә стационарда- стационар авыруның медицина картасыннан өземтә белән бер үк вакытта бирелә. Белешмәдә дәвалау чоры һәм бәясе күрсәтелә. Бу юелешмә финанс документы түгел, ул мәгълүмат бирү характерында гына була, аның буенча һәр пациент мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча үзен дәвалау дәүләткә күпмегә төшкәнне белә алачак.

Өстәмә сораулар килеп туганда яисә күрсәтелгән медицина ярдәменең соңгы бәясен төгәлләштерү теләге булганда, үзегезнең иминләштерүче компаниягезгә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез, аның телефон номеры мәҗбүри медицина иминияте полисында күрсәтелгән.

Шунысын ассызыкларга кирәк, белешмә хәбәр итү характерында гына һәм гражданнар анда күрсәтелгән дәвалау бәясен үз акчаларыннан түләргә тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина ярдәме