Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә хәрби-патриотик җырлар фестивале үтте + ФОТОЛАР

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылауга әзерлек уңаеннан 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында "Виват, Россия" патриотик җырлар бәйгесенең муниципаль этабы кысаларында район мәктәпләре арасында хәрби-патриотик җырлар фестивале үтте.

Фестиваль-бәйгедә Зур Аксу, Иске Ишле, Яңа Кәкерле, Шланга, Хорновар-Шигали, Алешкин-Саплык, Марс, Түбән Чәке, Яңа Уби, Матак, Уби, Иске Шәйморза, 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле, Кече Чынлы, Чуваш Чүпрәлесе, Зур Чынлы, Иске Кәкерле, Яңа Элмәле, Иске Чокалы һәм Городище мәктәпләренең 9- 11сыйныф укучылары төркемнәре катнашты. Фестиваль-бәйге таләпләре буенча, конкурсантлар Бөек Ватан сугышы елларында популяр булган җырларны башкардылар. Һәр мәктәп коллективының чыгышы презентацияләр белән үрелеп барды. Презентацияләрдә һәр авылдагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фоторәсемнәре, алар турындагы мәгълүмат тупланган иде.

Өлкән ветераннарыбыз Фиркать Җәлаловны, Мөнир Насретдиновны, Нәфисә Усманованы, район мәгариф бүлеге белгечләре Резидә Мөдәрисованы, Резидә Низамованы һәм район сәнгать мәктәбе җитәкчесе Руслан Шәрәфетдиновны берләштергән мәртәбәле жюри коллективлар тәкъдим иткән чыгышларның һәркайсына тиешле билге куярга тырыштылар.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе коллективы I урынга лаек дип табылды. Городище һәм Иске Шәйморза урта мәктәпләре-II, Иске Кәкерле, Алешкин-Саплык һәм Зур Аксу урта мәктәпләре коллективлары III урыннарны бүлештеләр. I, II, III урыннарны яулаган мәктәп коллективлары Мактау Грамоталары белән бүләкләнделәр.

Фиркать Җәлалов:

- Шундый мөһим бәйрәмгә багышланганлыктан, ул патриотик традицияләрне, буыннан-буынга күчүчәнлекне, рухи кыйммәтләрне яңартуны максат итеп куйган. Барлык заманнарда да шигърият, җыр рухи көчне ныгытуга, гражданлык аңлылыгын арттыруга ярдәм итте, яшьләрдә туган илгә патриотик мөнәсәбәт, булачак Ватан сакчыларын тәрбияләде.

Нәфисә Усманова:

-Бәйге талантлы укучыларыбызның күп булуын, аларны бары тик барларга, сәнгатькә тартырга кирәклеген күрсәтте. Безнең яшьлек чорында да мондый патриотик җырлар конкурсларының үтүен яхшы хәтерлим әле. Традиция киләчәктә дә дәвам итсен, киләчәк буыннарга да тапшырылсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүгә 70 ел хәрбипатриотик җырлар фестивале