Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Хәрәкәттә–бәрәкәт

Апрель аеның беренче атнасында Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелде.

Агымдагы елда ул "Картаю һәм сәламәтлек" темасы буенча "Сәламәтлек гомерне озайта" шигаре астында үтте.

Россия Федерациясендә вакытсыз вафат булуның төп сәбәпләреннән берсе булып тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш күп куллану тора. Әлеге зарарлы гадәтләр өлкәннәр арасында аеруча киң таралган. Шуңа күрә дә сәламәт картаю өчен исерткеч эчемлекләрне чама белеп кенә, аз күләмдә генә кулланырга, ә тәмәке тартуны исә бөтенләй ташларга кирәк.

Файдалы һәм тулы кыйм-мәтле азык кына куллану-өлкән яшьтәгеләрнең сәламәт булуларын тәэмин итүнең мөһим компоненты. Кыздырыл-ган, ысланган, майлы азыклардан тыелып торырга, иң яхшысы күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш, сөт, диңгез (балык, креветка) продуктларын, ит ризыкларыннан-тавык, майлы булмаган бозау һәм күркә итен үз менюгызга кертү уңай нәтиҗә бирәчәк.

Иртән зарядка ясау, саф һавада ашыкмыйча гына йөрү, бакчада эшләү дә сәламәтлек өчен файдалы. Шул ук вакытта сәламәт гомерне озайтырга яратканнарга төрле шөгыльләр дә ярдәм итә. Мәсәлән, кемдер бәйләргә, балык тотарга яратса, кем өчендер ул компьютер, чит телләрне өйрәнү курслары да булырга мөмкин. Үзенә үзе шөгыль тапкан өлкән яшьтәгеләр биредә ял итәләр, ялгызлыктан котылып, бер-берсе белән аралашалар, яңа танышлар табалар. Юкка гына халык "Хәрәкәттә- бәрәкәт" димәгән бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек