Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Хәбәр ителергә тиеш

2009 елның 24 июлендә кабул ителгән 212 номерлы "РФ Пенсия, РФ социаль иминият, мәҗбүри медицина иминиятенең федераль фондлары турында"гы федераль законның 28 маддәсенең 1 пунктындагы 3 бүлеге нигезендә иминият взносы түләүче оешмалар теркәлү, шәхси эшмәкәрләр яшәү урыны буенча урнашкан иминият взносларын түләүне контрольда тотучы оешмага язма рәвештә банкта счет ачулары...

Банкта счет ачылу яисә ябылу турындагы хәбәр счет ачылу яисә ябылу датасыннан җиде көннән соңга калмыйча белгертелергә тиеш. Шәхси эшмәкәрләр иминият взносларын түләүне контрольда тотучы оешмага банктагы эшмәкәрлек эшчәнлегендә кулланылучы счетлары турында хәбәр итәргә тиешләр.

-Шулай ук, алда күрсәтелгән законның 24 маддәсендәге 1 пункты нигезендә банклар да оешмаларның, шәхси эшмәкәрләрнең счет ачулары яисә ябулары, счетлардагы реквизитларның үзгәрүе турында бланкта яисә электрон төрдә иминият взносларын түләүне контрольда тотучы оешмага ачылу, ябылу яисә реквизитлар үзгәрү датасыннан 5 көнгә дә соңга калмыйча хәбәр итәргә тиешләр,-ди район пенсия фонды идарәсе белгече Гөлчәчәк Кәлимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия