Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Гөлгенә Азизова сыер савучыларның республика конкурсында катнашты

21-22 июльдә "Ак Барс-Питрәч" агрофирмасының "Рацин-Шәле" җәмгыятендә Татарстан районнары сыер савучыларның 41 нче республика конкурсы үткәрелде. Ике көн дәвам иткән ярышларда районнардан килгән 44 сыер савучы өч этапта үзенең һөнәри осталыгын сынады. Теория буенча 20 сорауга дөрес җавап биргәннәр генә беренче этаптан икенчесенә үтте. Икенче этап-АДУ-1 сөт саву аппаратын җыеп-сүтеп...

Дәрәҗәле ярышта районыбыз данын җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте сыер савучысы Гөлгенә Азизова яклады. Ул үткән ел үз группасындагы һәр сыердан уртача 9534 килограмм сөт сауган. -Моннан нәкъ 35 ел элек, 17 яшемдә фермага эшкә килгән идем. Бик авыр вакытлар да булды. Элек бит машина белән саву дигән нәрсә юк иде, терлекчелектәге бөтен эшләр дә кул көче белән башкарылды, көн буе диярлек фермада була идек. Тырыштык, эшләдек.

Мондый конкурсларда күп катнашырга туры килде. Әмма быелгы кебек зур бүләкләр алганым юк иде әле,-дип сөйли Гөлгенә.

Озак еллар район күләмендәге ярышларда да алдынгылыкны үз кулында тоткан савымчы төрле дәрәҗәдәге Дипломнар, Грамоталар белән бүләкләнгән, хезмәт ветераны исеменә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан районнары сыер савучыларның 41 нче республика конкурсы