Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Җәза билгеләнде

Агымдагы елның 23 мартында ТР Чүпрәле районы суды тарафыннан 2013 елның 13 мартында 39 яшьлек Замир Басыйровка карата билгеләнгән суд карары үз көченә керде.

2012 елның 14 мартында көндезге 11.30 минутлар тирәсендә "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Мунчәли филиалындагы товарлыклы-сөтчелек фермасында транспортер слесаре Ф.М.Исметов үзенең хезмәт вазыйфаларын башкарганда транспортер базына егылып төшә һәм аның аяклары эшләп торучы транспортер лентасына эләгә. Шуның нәтиҗәсендә Ф.М.Исметов сәламәтлеккә зур зыян салучы сыну төрендәге тән җәрәхәтләре ала күкрәк умырткасы каймыга, арка миен зарарлап 1 бил умырткасы компрессион сына, 2нче дәрәҗәдәге травматик шок ала, уң балтыр сөякләре сына һәм урыныннан кузгала, сул боты чыга. 11 май көнне Ф.М.Исметов алынган җәрәхәтләрдән Чүпрәле район үзәк хастаханәсендә вафат була.

2012 елның 9 июлендә Чүпрәле район судының 2012 елның 5 июлендәге карары нигезендә Мунчәли авылындагы зиратта 1963 елгы Фәрит Мөбарәкша улы Исметовның мәете эксгумацияләнде. 2012 елның 12 июнендә ТР буенча Россиянең Буа МРСО СУ СК тарафыннан РФ ҖКның 143 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять эше ачылды. Әлеге эш буенча З.Басыйров РФ ҖК 143 маддәсенең 2 өлешендә каралган-техника куркынычсызлыгы яисә хезмәтне саклауның башка кагыйдәләрен бозу, ягъни үз вазыйфаларын тулысынча үтәмәү нәтиҗәсендә саксызлык белән кеше үлеменә китерү буенча җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм аңа карата 1 ел 6 ай сынау срогы белән 1 ел 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тикшерү комитеты җәза