Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Җәйләрдә күңелле

Алешкин-Саплык урта мәктәбе каршында ел саен эшләп килүче "Кояшкай" лагеры быел да үз эшчәнлеген дәвам итте. Биредә сменада-20, икенче сменада 15 бала ял итеп, сәламәтлеген ныгытты.

Беренче сменада тәрбиячеләр Ирина Антонова һәм Илсөяр Нуртдинова, икенче сменада Антонина Журавлева һәм Инна Казакова, лагерь начальнигы С.Филиппова балаларның ялларын күңелле һәм файдалы үткәрү өчен күп көч куйдылар.

Төрле занятиеләр биредә мультимедиа аппаратуралары, DVD-плеерлар, магнитофон, конструкторлар, шашка, шахмат, домино, лото һәм башка бик күп төрле уеннар белән махсус җиһазландырылган бүлмәләрдә үткәрелде.

Балалар ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителделәр. Шулай ук, менюга балык азыклары, яшелчә, җиләк-җимеш, натураль соклар, тәм-томнар да кертелгән иде. Лагерьда ял итү чорында бик күп төрле экскурсияләр, чаралар еш оештырылып торды. Алар арасыннан исә иң истәлеклесе булып Шомыршыга бассейнга бару балалар күңелендә уелып калды. ЮХИДИ инспекторы Айрат Хуҗиев та балалар белән әңгәмәләр үткәрде (рәсемдә).

Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау лагерьның көн тәртибенә кертелгән иде. Иртәнге зарядкадан башланган көн күп төрле чараларга бай иде. Балалар белән "Хәтер көне", "О, спорт-ты мир!", темалары буенча үткәрелгән чараларда укучылар күп кенә яңа мәгълүматлар белән таныштылар. Балаларның интеллектын, активлыкларын арттыру максатында "В гостях у сказки", "Минута славы", "Танцуй и пой. Пой и танцуй", "Угадай мелодию", "Мультивикторина" кебек викториналар үткәрелде.

Гомумән, лагерь тормышы балаларга да, әти-әниләргә дә бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар җәе2012