Газетага бәяләр артачак
Хөрмәтле укучыларыбыз!
Вакытлы матбугатка, шул исәптән, "Туган як" газетасына да елның икенче яртысы өчен язылу бара. Якын араларда газетага язылуыгызны сорыйбыз. Чөнки почта элемтәсенең газетаны кайтару, халыкка тарату һ.б. шундый хезмәтләрнең федераль бюджеттан өлешчә финанслануы туктатылу сәбәпле, бәяләр артачак. Редакция газетага язылу бәясен үз ягыннан күтәрмәсә дә, почта чыгымнары үсәчәк, бу үз чиратында вакытлы матбугатның кыйммәтләнүенә китерәчәк. Шуңа да ятып калганчы, атып кал, дигәндәй, "Туган як"ка бу көннәрдә язылыгыз. Район газетасына барыбер дә язылырсыз дип уйлыйбыз, чөнки йортка бер газета гына булса да алдырмыйча булмый, икенчедән, үзеңнеке бит ул, районныкы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев