Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Фитра сәдакасын мохтаҗ балаларга бирү хакында

-Авылда балигълык яшенә җитмәгән 5 балалы фәкыйрь гаилә яши, әниләре эшләми (имезә торган баласы бар), иренең төпле эш урыны юк. Терлек-туар тотмыйлар. Тормышлары бик авыр. Әмма авылдашлар аларга сәдака бирмиләр, янәсе, икесе дә сау-сәламәт, эшләсеннәр. Аларга сәдака бирергә ярыймы?

- Әгәр әйтелгәннәр хак икән, аларга сәдака бирү тиеш,-дип җавап бирделәр Әминә ханым Җәлалетдинованың бу соравына Татарстан Республикасы Диния нәзарәтеннән.

Ураза ае сәдакалар бирү ае да. Бу айда фитра сәдакасы бирү дә бар. Татарстан мөселманнары өчен ул быел 100 сумнан алып 300 сумга кадәр дип билгеләнгән. Һәм ул сәдакалар ятим, караучысызларга бирелергә тиешле, диләр. Үзен мөселман өммәтеннән дип белгән һәр кеше кадәр мондый сәдаканы бирергә тырыша. Ураза тотарга тиеш булып та тотмаган кеше фитра сәдакасын ураза көннәренә тапкырлап бирә, дип тә аңлаталар Диния нәзарәтендә.

Ел саен ялгыз яшәгән бер карчыкка итә идем мин дә фитра сәдакасын. (Әмма ул гүр иясе булды инде, аның турында болай язуым да аңа дога булып барып ирешсен. Алдан ук әйтеп куям, әлеге әбинең истәлеген каралтырга һич тә җыенмыйм). Сәдака китергән кешеләрнең исемлеген дәфтәрләр тутырып язып бара иде ул. Һәм сәдака акчасы да ярыйсы ук җыела иде күрәсең, оныгы заманча машинасына утырып, елына бер тапкыр, нәкъ менә шушы вакытта кайтып китә иде. Әмма дин әһелләре ятим-ятимәләрнең ул сәдаканы кая итүләре үз эшләре, иң мөһиме синең тарафыңнан ихлас күңелдән һәм Аллаһы ризалыгы өчен бирелсен, биргән вакытыңда күңелеңнән "Йә, Аллаһым кабул ит", дип әйтү дә җитә дип аңлаталар.

Минем исә әйтергә теләгәнем шушы Әминә ханым Җәлалетдинова соравына бәйле. Дөрестән дә бит, авылда әтисе- әнисе эшләмәгәнлектән, яисә дөрес тормыш рәвеше алып бармаганлыктан мохтаҗлык күрүче балалар күп. Тиздән алар да барлык балалар белән беррәттән, мәктәпкә укырга барачаклар. Чәчәк кебек киенгән башкалар янында кимсенү кичерәдер андый бала. Фитра сәдакаларын шундый балаларга бирергә тәкъдим итәм. Районда "Благодарение" фонды эшли. Әлеге счётка кергән акчалар төрле яклап тикшерелеп тора. Берәр төрле билге белән, ятим балаларга, дип бирсәк, мәсәлән? Аллаһ каршындагы бер бурычыбыз да үтәлер иде, балалар да шатланыр иде. Сез моңа ничек карыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фитра сәдакасы турында Рамазан ае башланды