Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Файдалы очрашу

Үзәкләштерелгән район китапханәсендә тарихи вакыйгаларга, төрле даталарга багышланган чаралар һәрдаим үтеп тора. Шуларның чираттагысы Татарстан Конституциясе көненә багышланды.

1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле укучылары белән берлектә оештырылган әлеге чарага район прокуроры ярдәмчесе Руслан Алиуллов һәм Иске Чүпрәле җирлеге башлыгы Фәрит Галләмов чакырулы иде.

Чарада укучылар Конституциянең барлыкка килү тарихы хакында, шулай ук, һәр шәхеснең хокуклары турында күп белешмә алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны кунакларга бирделәр.

-Соңгы вакытта укучылар компьютер артында күп утыралар. Ә андагы төрле тематик сайтларга тарту хокук бозуга тиң. Әлеге бәйләнеш сездә булмасын иде, төрле бәла-казаларга юлыгуыгыз бар,-дип прокурор ярдәмчесе үз киңәшләрен бирде.

Очрашу ике як өчен дә файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханәдә