Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Эчемлекнең сыйфатын телефон аша тикшереп була

Хәмернең зыяны турында күп сөйлибез, бәхәсләр куертабыз. Шуңа да карамастан, аның белән дуслашучылар саны кимеми. Хәзер урта буын гына түгел, яшьләр дә үзләренең кайгы-хәсрәтен, шатлыгын рәхәтләнеп аракы-сыра белән юа. Замана "модасы" шушымы икән әллә?

Аракыдан башка тора алмас хәлгә җитүчеләр бигрәк тә кызганыч. Үз- үзеңне күрә торып бетерәсең бит, дигәч тә: «Организм көн саен сорап тора, йөз грамм булса да эчеп куймасам, мин кеше түгел»,-диләр, тыныч кына. Бераз йотып куйсаң, кәеф күтәрелә, проблемалар, тормыш мәшәкатьләре онытыла - кыскасы, диңгез тубыктан. Гомер озынлыгы, сәламәтлек, гадәттәгечә, икенче урында. Очсыз булуына кызыгып, суррогат аракыга өстенлек бирүчеләр вакытыннан алда якты дөнья белән хушлаша. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан алкоголь һәм спиртлы продукциянең әйләнешен контрольдә тоту буенча даими рәвештә тикшерүләр үткәрелеп тора. Алкоголь базарында аракы гына түгел, ә ялган кыйммәтле алкоголь эчемлекләре дә очрый. Тикшерү вакытында «мошенник»ларның әлеге ялган эчемлекләрне билгесез спирт кушып ясаулары ачыкланган фактлар да шактый. Алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен булдырмау юнәлешендә районда нинди эшләр башкарыла? Әлеге сорау белән Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч- эксперты Гөлинә Юсуповага мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгечә аңлатма бирде: "Сатып алынган алкогольле эчемлекнең чынмы, ялганмы икәнлегенә шикләнәсез икән, аны интернет челтәрендә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп (uslugi.tatar.ru) ачыкларга мөмкин. Шешә капкачында күрсәтелгән партиянең теркәлү номерын яисә штрих-код өстендәге номерны язганнан соң (ә аларның булуы бик мөһим), алкогольле эчемлекнең исеме, шешәнең күләме, катылыгы, җитештерү датасы һәм җитештерүче турында мәгълүмат аласың. Шулай ук кәрәзле телефоннан (8-843) 5-114-115 номерына шалтыратып та белешергә мөмкин. Мәгълүматлар туры килсә, эчемлек сыйфатлы дигән сүз. Киресенчә булган очракта, продукцияне сатып алудан баш тартырга һәм кичекмәстән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең кайнар линия телефонына (843) 278-92-79 шалтыратырга кирәк. Гомумән, спиртлы эчемлекләр сатыла торган сәүдә нокталарында сатып алучы игътибарына эчемлекнең сыйфатын тикшереп карау өчен мәгълүматлар да булырга тиеш." Эчкечелек проблемасы барыбызга да таныш. Әйләнә-тирәбездә шушы аракы сазына көннән-көн ныграк бата баручы кешеләр җитәрлек. Кешенең начар гадәткә ияләшүе - барыбыз өчен дә фаҗига. Исерек килеш никадәр җинаять кылына, күпме кеше гомере өзелә. Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыручылар аркасында көн саен юлларда никадәр фаҗигаләр була, бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә. Ә бит алар кемнәрнеңдер бик якын, газиз кешеләре. Хәмергә үрелгәнче шушы хакта уйлансак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эчемлекләр исерткеч