Даринага ярдәмегез өчен рәхмәт
Дарина Фәхретдиновага дәваланыр өчен кирәкле сумма җыелган. Бу хакта «В Контакте» социаль челтәрдәге махсус биттә хәбәр ителә.
Исегезгә төшерәбез, Дарина Фәхретдинованың бүген ике аягы да киселгән һәм аңа дәваланыр, протезлар алу өчен зур суммада акча таләп ителә иде. Әлеге изге эшкә райондашларыбыз, Даринага ярдәм итәргә теләгән һәркем кушылды. Якын араларда гына Зур Чынлы авылыннан мөслимәләр оешмасы авыл халкы белән бергә 20 мең сум күләмендә акча тапшырды. Баштарак кызны савыктырырга теләп ярдәм итүчеләр турында без хәбәр итеп килдек. Ә иң зур сумманы "Таиф" җәмгыяте биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев