Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Мәскәү шәһәренең Сокольники паркында үткән фестивальдә Чүпрәледән Дарина Фәхретдинова да җырлый

20 марттан 22 мартка кадәр Мәскәү шәһәренең Сокольники паркында урнашкан бинада инвалид балалар һәм яшүсмерләр өчен «Сокольникида яз» «Парафест» фестивале үтте. Анда Мәскәү, Екатеринбург, Киров, Саратов, Түбән Новгород, Самара, Ярославль, Бурятия, Узбәкстан, Латыш, Литвадан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр катнашты.

Фестиваль халыкара дуслыкка багышланган язгы бәйрәмнәрнең берсе иде. Чара Сочидагы Паралимпиадада җиңүчеләрне каршылаган көннәргә туры килде.. Әлеге язгы матур бәйрәмдә Чүпрәле кызы Дарина Фәхретдинова да катнашты (ул Мәскәүдә реабилитация уза).

Дарина фестивальдә ике жыр башкарды: «Киек казлар», «Помни, не забывай»! Ул жырларын күтәренке рухта, бар күңелен биреп башкарды. Кушымталарда еш кына алкышлар, тәбрикләү сүзләре ишетелде.

Җыр тәмамлангач та, аны әле сәхнәдән тиз генә җибәрмәделәр. Диплом, «Парафест» дигән алтын йөгертелгән статуэтка белэн бүләкләделәр. Сәхнәдән төшкәндә Даринаны журналистлар чолгап алды. Аңа сораулар бирделәр. Мәскәүдә әле ул беренче мәртәбә генә катнашканлыгын әйтте. Бу фестиваль исә Сокольникида дүртенче мәртәбә үткәрелә икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев