Чүпрәленең яшь җырчысы Дарина Ульяновск шәһәреннән Диплом һәм кубок алып кайтты
Ульяновск шәһәренең "Губернатор" мәдәният сараенда "Когда поют солдаты" дип исемләнгән X төбәкара конкурс булып үтте.
Ул Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында сугыш чоры һәм патриотик җырларны башкаруга багышланган иде.
Чарага Ульяновск шәһәреннән һәм Саратов, Сызрань, Болгардан, Чувашия һәм башка өлкәләрдән бик күп автор-башкаручылар, вокал төркемнәр килгән иде. Чүпрәле районы исеменнән үзешчән яшь җырчы Дарина Фәхретдинова да әлеге конкурста чыгыш ясады һәм "Соңгы минутларда" дигән композицияне башкарды. Жюри бәяләмәсе нигезендә Дарина конкурсның I дәрәҗәдәге Лауреат Дипломы һәм Кубок белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев