Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле техникумы театр коллективы Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде

Шушы көннәрдә Чүпрәле күп тармаклы технологияләр техникумының (директоры Рамиль Әхмәтов) "Тормыш мизгелләре" театр коллективы Буа шәһәрендә узган "Идел - йорт" XVII төбәкара театр коллективлары фестивалендә катнаштылар һәм Данил Салиховның "Капчыктагы Мәгъфия" комедиясен тәкъдим иттеләр.

Нәтиҗәдә, театр коллективы театр сәнгатен пропагандалауга, киң җәмәгатьчелеккә танытуга зур өлеш керткәне өчен ТР Мәдәният министрлыгы, республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге. Буа дәүләт драма театрының Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде.

Театрны сәхнәгә куючылар: Арифҗан Бакиров, Сиринә Мохтарова, Фиркать Җамалтдинов. Рамиль Җаббаров, Ильяс Яфизов. Режиссер -Гөлназ Җаббарова, Сәхнә бизәлеше -Рәйнә Бахитова, рәссам -Ильмас Нәфиев, музыка бизәлеше-Отажан Отажанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр коллективы