Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәлеләр су юклыктан зарлана

1 декабрьдә "Бердәм Россия" партиясенең оешу көне кысаларында районда Бердәм кабул итү көне узды.

Кабул итүгә килүчеләр арасында Иске Чүпрәле авылының Зеленая урамында Юлия Исхакова су мәсьәләсенә кагылышлы соравына җавап эзләде.

-Ял көннәре җитүгә суга кытлык кичерәбез. Гомумән, җәй дәвамында да рәтле генә эчәр суга туена алганыбыз булмады. Бу кайчанга кадәр шулай дәвам итәр икән, яшь балабыз да бар,-ди ул.

Әлеге уңайдан "Чүпрәле коммуналь челтәрләр" җәмгыяте директоры Рамиль Хисамов җавап бирде.

-Соңгы елларда эчә торган суга ихтыяҗ бездә генә түгел, ә Җир шарында да иң катлаулы проблемаларның берсе булып кала. Безнең җирлектә исә эчә торган суга кытлык аеруча зур. Бу төрле факторларга бәйле, шуның беренчесе табигый факторлар. Райондагы җир асты сулары тиешле таләпләргә туры килми. Бу проблеманы хәл итү өчен бердәнбер юл-барлык чишмә суларын бергә туплау тора. Әлеге уңайдан күп кенә эшләр башкарыла. Район җирлегендә ничә чишмә бар, аларның куәте, суларының сыйфаты һәм башка мәгълүматлар тупланган. Республика бюджетыннан бүленгән акчаларга "Чиста су" программасы буенча өстәмә резервуарлар урнаштырылды, чишмәләрне бергә тоташтыру буенча эшләр дәвам итә.

Ял көннәрендә барлык кеше дә өйдә вакытта, аеруча су күп күләмдә кулланыла. Барысы да өй мәшәкате: мунча ягу, кер юу һәм башкасы белән мәшгуль. Атна башында исә су басымы җайлана. Кышын су җитмәү буенча проблемалар булачак, бу хакта алдан ук кисәтеп, район халкының әлеге проблемага аек акыл белән карауларына ышанабыз. Киңәш итеп, су туплагыч җиһазлар урнаштыруларын сорыйбыз. Аларны кибетләрдән табарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су юк