Чүпрәлеләр Кырымда яшәүчеләргә фонд аша ярдәм итә ала
Бу көннәрдә Татарстан гражданнары һәм предприятиеләре Кырымның катлаулы вәзгыятьтә калган күп милләтле халкына ярдәм итү инициативасы белән чыкты.
Моның белән бәйле рәвештә, республикада "Кырымда яшәүчеләргә ярдәм " фонды ачылды .
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга, бизнес-бергәлекләргә, предприятиеләр һәм оешмалар коллективларына мөрәҗәгать итте. Ул Кырым Автономияле Республикасында яшәүчеләргә, ватандашларга хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә чакырды.
Ярдәм итәргә теләүчеләр акчаларын түбәндәге исәп-хисап счеты буенча буенча күчерә алалар:
Благотворительный фонд "АК БАРС СОЗИДАНИЕ"
ОГРН 1061600052425
ИНН/КПП 1658079690/165701001
р/с 40703810100020000999 в ОАО "АК БАРС" БАНК
БИК 049205805
корреспондентский счет 30101810000000000805
назначение платежа «В поддержку жителей Крыма».
«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды 420124, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Меридианная урамы, 1а йорты адресы буенча урнашкан. Тел.: 8(843)519-38-63, 519-38-53, 518-89-15, e-mail: abcrt@mail.ru, http://akbarssozidanie.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев