Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәлегә ни җитми?

Газетаның электрон вариантына http://chuprale-online.ru "Чүпрәле районына ни җитми?" дигән сораштыру куйган идек. Районда һәм аннан читтә яшәүчеләрнең фикерен белергә теләп оештырылган әлеге сораштыруда 911 кеше катнашты.

Аларның 190ы Чүпрәлегә көндәлек куллану товарлары, азык-төлек җитештерү буенча предприятие, цехлар җитешми дип саный. Районны алга җибәрү өчен заманча фикерли белүче җитәкчеләр юк диючеләр дә аз түгел. Сораштыруда катнашучыларның 40 проценты диярлек шулай ди. Актив тормышчан позицияле яшь кадрларга район кытлык кичерә дигәнне 911нең 108е яклаган. Күңел ачу үзәкләре, кафе-бар, рестораннар җитмәү дә уртанчы баскычларда тора, ягъни шулай дип, сораштыручыларның 20 процентка якыны тавыш биргән. Сәүдә үзәкләре, балалар өчен иҗат мәйданчыклары җитмәү 15,2-15,5 процент тавыш җыйган. Иң түбән баскычта балалар бакчаларына һәм автомобиль кую урыннарына ихтыяҗ тора. Боларны җитми дип 5-9 кеше генә җавап биргән.

Сайтта яңа сораштыру булачак. Керегез, карагыз, тавыш бирегез! Актив булуыбыз, фикерләребезне белдерәбез тормышыбыз өчен мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сораштыру