Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә яңа банк хезмәт күрсәтәчәк

"Росгосстрах" иминиятләштерү компаниясенең район филиалы урнашкан бинада (Иске Чүпрәле авылы) мобиль операционный офис эшли башлады.

Әлеге "Росгосстрах Банк" дип атала торган мобиль операцион офисның Чүпрәлеләр өчен файдасы нидә булачак?

"Росгосстрах" компаниясенең Чүпрәле филиалы директоры Ильмас Низамов әйтүенчә, хәзер офиска иминиятләштерү полисы рәсмиләштерергә килгән клиент һәм башкалар да вакытларын экономияләп, шунда ук коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне дә башкара алачак. "Росгосстрах Банк"та чит илләргә акча күчерүләрне "Золотая корона" күчерүләре аша башкарып булачак. Шулай ук банкка арттырулы шартларда, төрле вакытка акча да (вклад) салып булачак. Банк клиентны "бер тәрәзә" принцибы буенча кабул итәчәк. Ягъни кешегә бер хезмәткәргә генә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Моның өчен хезмәткәрләр укып кайтканнар да инде. Район филиалы начальнигы төрле салымнар, балалар бакчасы өчен түләүләрне дә хәзер үзләрендә башкарып булачагы турында әйтә. Клиентларга югары дәрәҗәле хезмәт күрсәтергә тырышачакбыз, дип ышандыра. Тулырак мәгълүматларны 88007001199 телефонына шалтыратып (шалтырату түләүсез), яки "Росгосстрах"ның район филиалына килеп алып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа банк