Чүпрәледә салкын һава торышы сакланачак
Һава торышының кискен начарлануы сәбәпле, үткән ял көннәрендә республиканың кайбер районнары электр энергиясез калды.
Аларның һәрберсендә авария-торгызу эшләре алып барылды.
Чүпрәле метеорология станциясе хәбәр итүенчә, якын көннәрдә салкын һава торышы көтелә. Урыны белән карлы яңгыр, кар явачак. Төнлә -1, -5 градуска кадәр салкын булачак. Көндез якын көннәрдә -10 градуска кадәр суытачак. Димәк, юлларда бозлавык булуы ихтимал. Сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев