Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә Сабантуй бәйрәмнәре

7 июньдә Кече Чынлы авылында Сабантуй булачак.

10.00 сәгатьтә башлана. Кечечынлылылар райондашларны бергәләп бәйрәм итәргә чакыра. Кичен исә, 21.00 сәгатьтә Иске Чүпрәледәге төп мәйданда район Сабантуе башланып китәчәк. Әлеге кичке Сабантуйда яшьләр өчен дискотека, концерт номерлары һ.б. тәкъдим ителә. "Туйдан тукмак та калмый", ди безнең халык, бергәләп күңел ачыйк, ел буена җитәрлек уңай эмоцияләр, хисләр белән сугарылыйк. Бәйрәмгә килегез!

8 июньдә милли бәйрәмебез-Сабантуй 9.00 сәгатьтә театральләштерелгән тамаша белән башланып, милли уеннар, үзешчән сәнгать коллективларының чыгышлары, спорт уеннары белән дәвам итәчәк. Кыр батырлары, уңганнар хөрмәтләнәчәк.

14 июньдә исә Чуваш Чүпрәлесе авылында Акатуй, Яңа Кәкерледә Авыл бәйрәме уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй