Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә Миңнулла мәчетендә ифтар ашы узды

Иске Кәкерле авылының "Миңнулла" мәчетендә ифтар ашы үткәрелде, дип хәбәр итте шушы мәчетнең төзелеш эшендә абыйсы Миңнулла Кәшаф улы белән зур өлеш керткән Ади Мухитов.

-Мәчетебездә шушындый күркәм мәҗлес оештырып, бергә аралашып, Рамазан аебызның бу кичен файдалы итеп үткәрергә ярдәм итүче 16 ел имам вазифасын башкаручы Иршат Ситдиковка, әлеге эшкә яңа керешкән Фарук Шәриповка, табынны әзерләшүдә булышлык иткән Хания Шаһдалиевага, Рәмзия Сабитовага, Әлфия Зариповага зур рәхмәтләр әйтәсе килә. Бәйрәмгә авылның өлкәннәре, яшьләре дә җыелды, Ульяновск өлкәсеннән кунаклар кайтты. Олы кунак булып район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов белән Төркиядән кайткан коръән-хафиз килде. Ифтар ашын үткәрүдә авыл халкының, шәхси эшмәкрләрнең дә өлеше зур булды. Авылларыбыз шулай яшәп торганда иман нуры сүнмәс, киләчәк буыныбыз да тәрбияле булыр.Иншаллаһ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев