Чүпрәледә “Кар чанасы-2015” операциясе башланды
2015 елга билгеләнгән эш планнары нигезендә Татарстан Республикасының "Ростехнадзор" Идарәсе, 7 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр "Кар чанасы-2015" операциясе үткәрә.
Чара барышында кар чаналары һәм карлы сазлыкта йөри ала торган мототранспортлар тикшереләчәк. Бигрәк тә аларның дәүләт теркәлүе, техник карау үтүе һәм йөртүчесе таныклыгының тиешле категориягә туры килүе игътибарга алыначак,- ди Татарстан Республикасының Чүпрәле районы буенча баш дәүләт- инженер -инспекторы Илдар Шәйхаттаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев