Чүпрәледә инвалидлар декадасы старт ала
3 декабрь-Россиядә Халыкара инвалидлар көне. Чүпрәле районында 1-10 декабрьгә кадәр Инвалидлар декадасы узачак. Әлеге уңайдан күп төрле чаралар үткәрү планлаштырылган.
1 декабрьдә район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кул эшләнмәләренәнә күргәзәмә-сату оештырылачак. Теләгән һәр кеше аннан әйберләр сатып ала алачак. Күргәзәмә-сату белән беррәттән инвалид балалар өчен фестиваль һәм Спартакиада ярышлары да узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев