Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә “Имин тәгәрмәч- 2014” конкурсы узды

Иске Чүпрәленең 1 нче номерлы урта мәктәбе базасында "Имин тәгәрмәч- 2014" дип аталган муниципаль конкурс узды. Анда районның җиде мәктәбеннән килгән яшь инспекторлар командалары көч сынашты.

-Мондый конкурсларны без ел саен үткәрәбез. Чөнки әлеге чараларның төп максаты итеп балалар арасында игътибардан читләшүне бетерү һәм аларда сәламәт, культуралы имин тормыш рәвешен тәрбияләүгә мөмкинлек бирә,- ди мәгариф бүлеге начальнигы Марс Хәлиуллов. Әйтергә кирәк, хәрәкәтнең яшь инспекторлары 1973 елның 6 мартыннан бирле уңышлы гына эшләп килә. Аңа ул вакытта ВЛКСМ Үзәк Комитеты, СССРның Эчке эшләр һәм мәгариф министрлыклары нигез сала. Күп еллар үтүгә дә карамастан, яшь инспекторлар хәрәкәте үзенең актуальлеген югалтмады.

Реклама

Бүген ил буенча аның сафларында 300 меңгә якын укучы исәпләнә. Яшь инспекторлар юлларда имин хәрәкәт итүнең кагыйдәләрен өйрәнәләр, яшьтәшләре арасында пропаганда эшләрен алып баралар, төрле акцияләр вакытында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә ярдәм итәләр. Әлеге конкурсны да мәгариф бүлеге, ЮХИДИ бүлекчәсе һәм " Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесе белән бергәләп үткәрделәр. Командалар составында 9- 11 яшьләрдәге ике малай һәм ике кыз катнашты. Конкурста балалар велосипедта төрле киртәләрне үтеп чыга алуларын күрсәттеләр, юл кагыйдәләре буенча белемнәрен, беренче медицина ярдәме күрсәтә алу осталыкларын сынадылар. Ярышларга гомуми нәтиҗә ясаганнан соң, Иске Чүпрәленең 1 нче номерлы урта мәктәбе командасы (5 "а" сыйныф укучылары Илназ Рәхмәтуллин, Дина Яфизова, Инга Иванцоова һәм Рәсимә Алимова) җиңүче булды. Икенче һәм өченче урыннарны Уби мәктәпләре бүлеште. "Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесе бер катнашучыны да бүләксез калдырмады. Ә призлы урыннар яулаган командаларга Мактау Грамоталары да тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Имин тәгәрмәч 2014” конкурсы