Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә "Игътибар: “Балалар!” айлыгы башланды

Уку елы төгәлләнер алдыннан балаларның юлларда, транспорт чараларында имгәнүләрен кисәтү, ял итү урыннарына бару-кайту вакытларында иминлеген тәэмин итү максатында республикада 15 майдан 15 июньгә кадәр "Игътибар: балалар!" профилактика чарасы игълан ителде.

Анализлар нәтиҗәсеннән күренгәнчә, бу чорда бала- чаганың юл- транспорт фаҗигаләренә юлыгу очраклары бермә- бер арта икән. Быелның дүрт аенда Татарстан Республикасы юлларында, мәсәлән, балалар катнашында 135 юл фаҗигасе теркәлгән. Шуларның дүрт очрагында дүрт бала һәлак булган. 138 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Хәзерге вакытта җәяүле нәниләрнең юл һәлакәтендә зыян күрү очраклары бигрәк тә күбәеп киткән. Мәгълүматләрдән күренгәнчә, аларның күпчелек очрагы яз һәм җәй чорына туры килә. Балигъ булмаганнар арасында скутердан зыян күрүчеләр дә еш очрый. Айлыкны үткәрү дәвамында автоинспекторлар бигрәк тә 12 яшькә кадәрге балаларның махсус утыргыч белән тәэмин ителүенә һәм аларның юл аша чыкканда кагыйдләрне төгәл үтәүләренә нык игътибар итәчәкләр,- ди ГИБДД бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Игътибар: “Балалар!” айлыгы