Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә хатын- кызлар пычак уйната

Зур Аксуда яшәүче 37 яшьлек Альбина Миронова белән 44 яшьлек Валентина Герасимова арасында чыккан гауганың ахыры беренчесенең үлеме белән тәмамлана.

Хәмер эчеп акылын җуйган кешедән ни көтәргә? Мондый юлга баскан адәмнең киләчәге бармы? Сорау артыннан сорау. Тик җавап бер, күп вакыт андыйларның гомере фаҗигале төстә өзелә, тормыш упкыны аларны иртәме соңмы үз кочагына сыендыра. Район суды Валентина Герасимованы кеше үтерүдә гаепләп карар чыгарды. Хәмер сөременнән интеккән әлеге хатын- кызларның мондый кыланмышлары кемне битараф калдырыр икән? Ә бит җинаятьнең чишмә башы әлеге дә баягы шул эчкечелеккә барып тоташа. Бу хәл Зур Аксу авылында Владимир Бильдяков яши торган өйдә, 25 январь кичендә була. Шешәдәшләр тәмам сәрхушлана башлагач ике арада тавыш чыга. Шул чак А. Миронова өстәлдән кухня пычагы алып янәшәсендәге "дустының" муенына, башына өч мәртәбә пычак белән чәнчә. Альбинаның ерткычлана баруын абайлаган В. Герасимова тегенең кулыннан пычакны тартып алмакчы булып аңа ташлана. Әмма салкын коралны кулга төшерү җиңел бирелми. Күп төрле тән җәрәхәте алганнан соң, ниһаять А. Миронованы ныклап этеп җибәрә, теге диванга барып егылгач кына пычакны тартып ала һәм үзе һөҗүмгә күчә, тегенең сул як күкрәк читлегенә пычак белән кадый. Алынган ярадан кыска гына вакыт эчендә Альбина җан бирә. Җинаять эше материалларын җентекләп тикшергәннән соң, район суды Валентина Герасимованы шартлы рәвештә сынау срогы белән бер елга хөкем итте. Шушы вакыт аралыгында аның тарафыннан закон бозу очрагы теркәлсә, В. Герасимованы 1,5 елга рәшәткә артына утыртачаклар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд залыннан