Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә хат ташучы пенсионер әбиләрнең акчасын үзләштерә

Җаваплы эшне ышанып тапшырдылар икән, аны акларга кирәк. Акча белән эш итү икеләтә җаваплы. Шуңа да җитәкчеләр мондый хезмәткә кеше алганда үтә дә игътибарлы булырга тырышалар.

40 яшен тутырып килүче Әлфинур Абязова Зур Чынлы авылында туып үскән. Тормышка чыгып район үзәгенә күченгәч тә, Чүпрәле почтамтына почтальонка булып эшкә урнаша. 2014 елның 14 январендагы 2 номерлы килешү буенча ул үзенә тапшырылган малмөлкәт өчен тулысынча материаль җавап бирергә тиеш була. 10 июньдә Әлфинур Абязова пенсия һәм башка социаль түләүләр өчен Чүпрәле почтамтыннан 021707 номерлы поручение буенча 43 мең 994 сум 85 тиен акча ала. Шул чак аның башына мәкерле уй килә һәм кулга эләккән шушы кадәр чит акчаны адресатына тапшырмыйча кесәдә калдырырга уйлый. Пенсияне тапшыру поручениесенә акча хуҗасының кул тамгасын куеп әлеге акчаны үзенә үзләштерә. Әлбәттә, кыңгыр эшнең эзенә тиз төшәләр. Район суды утырышында Әлфинур Абязова үзенең гаебен тулысынча таныды. Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 160 нчы мәддәсендәге 2 нче бүлек буенча суд аны һәр ай хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына түләп тору нияте белән җиде айга төзәтү эшенә җибәрү турында карар чыгарды. -Мондый хәл район почтасында беренче мәртәбә. Көндәлек эшебездә барыбыз өчен дә сабак булсын иде, коллектив хезмәткәрләренең күпчелеге бит югыйсә акча белән эш итә,- ди почтамт начальнигы Назыйм Нәфиев.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионерлар акчасы хат ташучы