Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә электр үткәргечләр заманчага яңартыла

Район территориясендә 1000 километрдан артык электр линиясе бар.

Аларның 538 километрын 0,4 кВт егәрлектәге линияләр тәшкил итә. Электр челтәре начальнигы Ирфан Рәхматуллин әйтүенчә, бүгенге көнгә 156 километр озынлыктагы линияләр изоляцияле (СИП) үткәргечләргә алмаштырылган.
Замананың алга китеше энергетиклар эшендә дә чагылыш таба.Өлкәнрәк буын кешеләре элек елларда электр энергиясе белән тәэмин ителешнең торышын яхшы хәтерлидер. Аз гына җил чыккан очракта да чыбыклар чайкалып кыска ялганыш барлыкка килгәннән соң авылның бер өлеше дөм караңгылыкка чума иде. Мондый хәлләр еш кабатланганлыктан авыл кешеләре аңа күнегеп тә беткән иде инде. Район җитәкчелегенең дә иртәнге киңәшмәсе электр белән тәэмин ителешне тикшерүдән башланды. Чөнки мөһим объектлар, бигрәк тә колхозларның товарлыклы - сөтчелек фермалары ут булмаудан аеруча зур зыян күрде. Россиядә 3 миллион километрдан артык электр линиясе бар икән. Аларның күп өлеше узган гасырның 60 - 70 нче елларында файдалануга тапшырылган. Югары вольтлы линияләрнең дә хезмәт итү срогы 30 - 35 ел гына диләр. Якын киләчәктә аларны алмаштыру чарасы күрелмәсә аварияләр саны бермә - бер арту куркынычы бар, диләр энергетикллар. Дөрес, еллар үтү белән электр хуҗалыгында сизелерлек үзгәрешләр булды. Ел саен реконструкция һәм капиталь төзекләндерү эшләрен үткәрү нәтиҗәсендә линияләр һәм терәк баганалары яңартылды. Ирфан Лотфулловичның сүзләренә караганда, ел саен миллионлаган суммаларда ремонт эшләре башкарыла. Хәзер менә урамнардагы электр линияләрен заманчага - изоляцияләнгән үткәргечләргә алмаштыру бара. "Бүгенге көндә районның берничә торак пункты яңа үткәргечләрдән файдалана да инде. Мондый үткәргечләр табигать катаклизмнары вакытында үзен аклый. Аларның эксплуатацион характеристикалары ышанычлы һәм тоткарлыксыз электр белән тәэмин итүгә юнәлтелгән. Бу аларның хәвефсезлеген дә нык арттыра",- ди өлкән мастер, республиканың атказанган энергетигы Радик Сафин. Бүгенге көндә ул җитәкләгән бригада Яңа Чүпрәле авылында монтажлау эшләрен башкара. Заманча технология буенча эшләү өчен генә дә бер миллион сумга якын махсус инструментлар һәм жиһазлар алынган. "Шуны да искәртим, хәзер без токны сүндермичә генә дә линиядә эшләү технологиясен үзләштердек. Бу яңа алымны Татарстан энергетиклары Россиядә беренчеләрдән булып куллана башлады. Аларны мин яңа буын электомонтерлары дияр идем",- ди Радик Зәкиуллович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электр үткәргечләр