Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Донор көне уза

27-28 майда район үзәк хастаханәсендә 9.00-14.00 сәгатькә кадәр Донор көне үткәрелә.

Кан бирер алдыннан җиңелчә иртәнге аш ашарга, спиртлы эчемлекләр эчмәскә, тартмаска кирәк. Кан тапшырган өчен 300 сум күләмендә түләү һәм 2 көнлек ял каралган. Үзегез белән паспорт алып килүегез сорала. Исегездә тотыгыз, сезнең кан тапшыруыгыз кемнеңдер гомерен саклап калуга өмет дигән сүз.

Статистика күрсәткәнчә, ел саен 1,5 миллион авыру россияле донор каны кабул итә. Башлыча ул - пешкән, яисә төрле дәрәҗәдәге авыр травма алган, операцияләр кичергән, химиятерапия алган, кан югалткан авырулар. Гомумән, бүгенге көндә җир йөзендә яшәүче һәр өченче кеше донор канына мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: донор көне