Чүпрәледә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне
Россия юристлар Ассоциациясе халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын реализацияләү кысаларында, 25 сентябрьдә республикада түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрәчәк.
Әлеге чара кысаларында, Чүпрәледә бу көнне кабул итүләр "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге бүлмәсендә иртәнге 8.00-17.00 сәгатькә кадәр (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13 йорт) нотариуслар һәм адвокатлар тарафыннан башкарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев