Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә “Без-бергә” район балалар иҗтимагый слеты узды

Бүгенге көндә күпчелек өлкән буын пионер, комсомол оешмаларының бетүенә, балалар өчен кызыклы шөгыль юк дип борчыла. Моңа каршы мин бүгенге көндә пионер, комсомол оешмаларына алмашка башка исемдәге, элек еллардагыдан берние белән дә аерылмаучы, киресенчә, тагын да нәтиҗәлерәк балалар һәм яшүсмерләр оешмаларының барлыкка килүен әйтәсем килә.

11 ноябрьдә район "Балалар иҗат йорты"нда "Без - бергә!" дип исемләнгән балалар иҗтимагый оешмаларының район слеты үтүе моңа бер мисал. Балалар оешмасы-иҗтимагый мәктәп ул. Анда катнашу-буш вакытны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә, шәхес буларак формалашырга, танылырга ярдәм итә.

Слет "Балалар иҗат йорты"нда шөгыльләнүче балаларның чыгышлары белән башланып китте. Аннан соң сүз район мәгариф бүлеге методисты Резида Мөдәррисовага бирелде. Ул "Район балалар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге" темасы буенча чыгыш ясады.

-Балалар хәрәкәтенең иң яшь катнашучылары башлангыч сыйныф укучылары. Аларны эзтабарлар дип атыйлар. Эзтабарлар хәрәкәтендә районда 682 укучы катнаша. Район Татарстан варислары берләшмәсендә бүгенге көндә 1543 укучы. Гомумән, районның баларлар хәрәкәтендә 2580 укучы катнаша. Балалар үзидарәсен үстерүне координацияләү максатында районда "Балалар район думасы" эшләп килә. Дума-ул балалар үзидарәсе, заманча яшүсмерләр белән эшләүнең иң нәтиҗәле төре. Районның һәр урта мәктәбендә үзенең депутатлары. Әлеге депутатлар сайлау юлы белән сайланганнар һәм алар укучылар үзидарәсен җитәклиләр,-диде ул чыгышында.

2010 елдан башлап районның дүрт мәктәбендә: 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле, Чуваш Чүпрәлесе һәм Зур Чынлы урта мәктәпләрендә "Лидерлык нигезләре" программасы тормышка ашырыла. 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле, Алешкин-Саплык, Кече Чынлы, Шланга, Марс, Иске Шәйморза урта мәктәпләрендә "Мөстәкыйль балалар" наркотикларга каршы проекты эшләп килә.

Аннан соң слетта район балалар хәрәкәтенең кураторы, "Балалар иҗат йорты" методисты Сиринә Сәлимҗанова "Чүпрәле муниципаль районның балалар иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре. 2014-2015 уку елына йомгак" темасы буенча чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул слетта катнашучыларны "Балалар иҗат йорты"ның эшчәнлеге белән дә таныштырды.

Слетта Марс, Иске Шәйморза, Зур Аксу, Алешкин-Саплык урта мәктәпләре балалар иҗтимагый оешмаларының отчет-чыгышлары тыңланды. Чыгышлар презентацияләр белән үрелеп барды. Әйтергә кирәк, һәр чыгыш, презентация үзенчәлекле иде. Ә инде чыгыш ясаучы командаларның концерт номерлары слетка бәйрәм төсмере дә өстәде.

"Без-бергә!" балалар иҗтимагый оешмаларының муниципаль район слетында иң яхшы презентация өчен Алешкин-Саплык -I, Иске Шәйморза-II, Зур Аксу-III, Марс урта мәктәбе IV урынга лаек дип табылдылар һәм аларга Мактау Грамоталары бирелде. Соңыннан слетта катнашучылар өчен "Балалар иҗат йорты"на экскурсия оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар иҗтимагый слеты